news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Җиңү көне - һәрбер кешегә якын һәм кадерле бәйрәм

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрби парадта татарстанлыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

«Хөрмәтле ветераннар, Казан гарнизоны хәрбиләре, парадта катнашучылар, татарстанлылар! Чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы белән котлыйм.

Җиңү көне - ул күп милләтле илнең төп бәйрәме, һәрберебезгә якын һәм кадерле. Россиядә сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Совет халкы Җиңү өчен искиткеч зур бәя түләде. Барысының да омтылышы бер иде - Ватанны азат итү һәм дошманны тар-мар итү. Фронтка киткән 700 мең кешенең яртысыннан артыгы өйләренә әйләнеп кайтмады. Бүген азатлык өчен гомерен корбан иткәннәрне искә алабыз», - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сугыш елларында Татарстанның зур тыл үзәге булганын искәртте. «Заводларда, кырларда йөзләгән мең хатын-кызлар, картлар һәм балалар хезмәт итте. «Барысы да фронт, Җиңү өчен!» сүзләре төп шигарь булды. Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исем бирелде. Ветераннарга рәхмәтләребезне җиткерәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100