news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү күрсәткечләрен арттыру буенча бурычлар куйды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында сөт җитештерү күрсәткечләрен арттыру буенча бурычлар куйды.

«Татарстанда яңа биотехнопарк төзелеше буенча эш бара, ул илдә махсус генетик тикшеренүләр буенча зур үзәк булачак. Геном селекция ысулларын кулланып, 2030 елга сыерларның савым нәтиҗәлелеген 10 мең кг сөткә җиткерү бурычы тора. Катлаулы, әмма тормышка ашырырлык бурыч», – диде республика Рәисе.

Ул авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Татарстан – Идел буе округында беренче урында, Россиядә беренче бишлектә булуын билгеләп үтте.

«Сөт җитештерү буенча без илдә күп еллар лидерлар. Бәрәңге уңышы буенча – икенче, шикәр чөгендере буенча алтынчы урында. Республика мөгезле эре терлек саны буенча да илдә алдынгы», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә басым ясарга өндәде. «Сөт, ит эшкәртү комбинатларында эш күләме соңгы биш елда 70 тән 84 процентка җиткерелгән. Аны җитештерүне үстерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot