Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Социалистик хезмәт Герое Илдус Мостюков белән очрашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Социалистик хезмәт Герое, «Татарстан Геройлары» оешмасының мактаулы рәисе Илдус Мостюков белән очрашты.
Республика җитәкчесе Мостюковка «Ромашкино» шифаханәсенә юллама тапшырды һәм бүген Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка истәлек тактасы ачылуы турында сөйләде.
- Илдус Шәйхелислам улы Мостюков Казанда 1928 елда туган. КАИ радиотехника факультетын тәмамлаган һәм 1955 елда Казан Махсус конструкторлык бюросы-294кә эшкә урнашкан. Ул авиация техникасын өйрәнгән һәм авиация өчен махсус чаралар һәм системалар эшләү белән шөгыльләнгән. 1980 елда «Пароль» («үзебезнеке – ят») радиолокацион тануның бердәм дәүләт гомумхалык системасы өчен ул Социалистик хезмәт Герое исеменә лаек була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз