Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов социаль объектларга җылы бирергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль объектларга җылы бирә башларга кушты. Республика җитәкчесе ягып җылыту сезоны темасын ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә кузгатты.
«Бүген бигрәк тә социаль объектларга тулы куәтенә җылы бирә башларга кирәк. Җылы бирү процессында стандарт булмаган хәлләр дә туарга мөмкин, шуңа күрә бу процедураны хәзер үк башлау зарур», – диде ул.
Татарстан Рәисе шулай ук соңгы 14 көндә фатирларга һәм социаль объектларга җылы бирүне үтенеп халыктан килгән мөрәҗәгатьләр саны берничә тапкыр артуына игътибар юнәлтте.
«Соңгы ике атнада кешеләр фатирларга һәм социаль объектларга җылы бирүне үтенеп социаль челтәрләрдә калдырган хәбәрләр саны дүрт тапкыр диярлек артты», – дип билгеләп үтте Миңнеханов һәм ягып җылыту сезонын башларга вакыт җитүен искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз