news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә язылучыларына Каравон бәйрәме турында искә төшерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналына һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсенә язылучыларына «Каравон» рус халык бәйрәме турында искә төшерә. Ул бүген билгеләп үтелә.

«Барыгызны да Каравон рус халык бәйрәме белән котлыйм! Бүген ул күркәм традиция буенча Лаеш районының Никольское авылында уза», - дип язган республика җитәкчесе.

«Каравон бәйрәмендә очрашуга кадәр. Киң мәйдан, дуслар!» - дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов һәм кыска видеоролик урнаштырган, анда узган елгы бәйрәмнәрдән аерым мизгелләр җыелган.

Кичә Татарстан Рәисе республика халыкларының традицион бәйрәмнәрен иң югары дәрәҗәдә уздырырга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100