Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов социаль адаптация үзәгендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Дәрвишләр бистәсендәге «БлагоДарю» социаль адаптация үзәгендә булды. Визит барышында аны учреждение директоры Гөлнара Галиәхмәтова озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Проект республикада 2022 елдан Татарстан Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ул менталь тайпылышлары булган яшьләрнең мөстәкыйль тормышы, хезмәттә мәшгульлеге һәм социаль адаптациясе өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Гөлнара Галиәхмәтова хәбәр иткәнчә, хәзер проектта балалар һәм өлкәннәр социаль хезмәт күрсәтү йортларын тәмамлаган 13 кеше катнаша. Алар өчен Казанда ике фатир һәм Дәрвишләр бистәсендә күптән түгел капиталь ремонт тәмамланган йорт бүлеп бирелгән. Яшьләр белгечләр белән бергә яши. Үзәк штатында өч хезмәткәр эшли, шулай ук волонтерлар ярдәм итә.
Рөстәм Миңнеханов үзәкнең биналарын карап чыкты һәм проектта катнашучылар белән аралашты. Алар аңа үз эшләре, мавыгулары һәм үзәктәге тормышы турында сөйләделәр.
Учреждение директоры сүзләренчә, проектта катнашучы ун кеше даими нигездә эшкә урнаштырылган. Алар ипподромда, клининг, җәмәгать туклануы һәм башка оешмаларда эшлиләр. Тагын өчесе эш эзли.
Татарстан Рәисе үзәк эшенең әһәмиятен билгеләп үтте. «Сез бик мөһим миссияне башкарасыз. Балаларның эшкә урнашуы яхшы. Алар акча эшлиләр, хезмәттәшләре белән аралашалар, яңа дуслар табалар», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз