news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Широка страна моя родная» җырына төшерелгән видео белән уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көнендә «Широка страна моя родная» җырына төшерелгән видео белән уртаклашты. Ролик ТР җитәкчесенең телеграм-каналында чыкты.

Татарстан егетләре башкара торган җырга Россия һәм Татарстан пейзажлары алышына, милли киемле кешеләр уза, милли бәйрәмнәрдән эпизодлар күрсәтелә. Видеода шулай ук Җиңү парадында, махсус хәрби операция зонасында төшерелгән кадрларны да күрергә мөмкин.

«Халыклар бердәмлеге көне белән! Бергә булыйк, бердәм булыйк!» – дип язган Миңнеханов ролик астына.

Искәртеп узабыз, элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисен Халыклар бердәмлеге көне белән котлаган иде. «Россиянең бөек тарихы, куәте, дәрәҗәсе һәм дәүләтчелеге ата-бабаларыбызның күпләгән буыны, аларның ныклыгы һәм батырлыгы, фидакяр хезмәте белән барлыкка килгән», - диелә телеграммада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100