Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: «Синтез»ның чемпион булуы - максатчан команда эшенең нәтиҗәсе
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Казан Кремлендә Россия чемпионаты һәм ил кубогын яулаган КОС-Синтезны хөрмәтләделәр. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм клуб президенты Ирек Зиннуров катнашты.
Татарстан җитәкчесе икенче ел рәттән «Синтез»ның титулларны яулавы команда белән эшләү нәтиҗәсе, диде. Шулай ук киләчәктә Татарстанда Су спорт төрләрен үстерү планлаштырыла, дип өстәде.
«Сезне Казан Кремлендә чын күңелдән сәламлим һәм 2024/2025 елгы сезонда су полосы буенча Россия чемпионатында һәм Кубогында искиткеч чыгыш ясавыгыз белән котлыйм. Ел дәвамында коллектив тотрыклы рәвештә югары спорт осталыгы, команда рухы, җиңүгә ышаныч күрсәтте. Икенче сезон рәттән Россия чемпионнары титулын һәм ил Кубогын яулау - бөтен коллективның максатчан команда эше нәтиҗәсе. Бүген «Синтез» спорт клубы – Россия җыелма командасы өчен база клубы. Берьюлы алты спортчы илнең төп командасы уенчылары булып тора. Республикада инфраструктура спортчыларны көн саен әзерләү һәм Су спорт төрләре буенча югары спорт нәтиҗәләренә ирешү мөмкинлеге бирә. Безнең республикада 400дән артык йөзү бассейны бар. Без туктарга уйламыйбыз, алга таба барачакбыз», - диде Миңнеханов.
Аннары Ирек Зиннуров чыгыш ясады. «Синтез» президенты Татарстан Рәисенә республикадагы яхшы шартлар өчен рәхмәт белдерде, команда шөгыльләнә торган бассейнның бик яхшы хәлдә булуын өстәде.
«Республикада физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган шартлар өчен сезгә зур рәхмәт. Аерым алганда, безнең спорт төре – су полосы. Без шөгыльләнә торган бассейн 1974 елдан бирле бик яхшы хәлдә. Рәхмәт. Сезнең ярдәмегездән башка команда инде ничәнче ел күрсәткән нәтиҗәләргә ирешә алмас иде», – диде Зиннуров.
Искәртик, Су полосы буенча Россия Кубогының финал этабы 3 июньнән 5 июньгә кадәр Казанда узды. «Синтез ярымфиналда «Балтика»ны (14:10), ә хәлиткеч стадиядә – «Спартак»ны (13:6) җиңде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз