news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «СИБУРИНТЕХ-НК» укыту-күнекмә полигоннарында булды

Бүген «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ объектларын карау барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «СИБУРИНТЕХ-НК» укыту-күнекмә полигоннарында булдылар. Бу хакта ТР Рәтсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«СИБУРИНТЕХ-НК» Түбән Камада 2025 елда – СИБУРның 30 еллыгы елында оештырылган. Төп принцип – белем һәм күнекмәләрнең җитештерүдә гамәли кулланылышы.

Биредә компаниядә кулланыла торган барлык җайланмаларның 80 процентка якыны тәкъдим ителгән.

Полигоннарның төп максаты - практик тәҗрибә туплау һәм иминлеккә, экологиягә һәм эшләрнең сыйфатына йогынты ясый торган хаталар санын киметү. Комплексның куәте ел саен 6 меңнән артык хезмәткәрне укытырга мөмкинлек бирә.

Сәфәр барышында хәбәр ителгәнчә, компаниянең мәгариф үзәгенә һәм уку полигоннарына инвестицияләре 1,8 млрд сумнан артык тәшкил итә.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, СИБУР идарәсе рәисе Михаил Карисалов озата йөрде. Шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов, Айдар Метшин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot