Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов СИБУР җитәкчелеге белән Казанда фәнни үзәк булдыру турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм СИБУРның генераль директоры, идарә рәисе Михаил Карисалов Казанда төзелә торган яңа фәнни үзәк турында фикер алышуда катнашты. Очрашу СИБУР Инновацияләр мәйданчыгында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Казанда Фәнни тикшеренүләр һәм технологияләрне җәелдерү үзәген төзү эшләре 2025 елда тәмамланырга тиеш. Россия компанияләре һәм фәнни үзәкләре кирәкле җиһазлар сатып алуның 70 процентын тәэмин итә.
Яңа үзәк 2026 елда ачылыр дип көтелә. Анда 350 тикшеренүче хезмәт куячак, 170 галим ТР башкаласында инде эшли. Компания Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КХТИ) һәм Казан федераль университеты белән актив хезмәттәшлек итә. 2024 елда Казан илкүләм тикшеренү технология университетында полимерлар әзерләү һәм куллану буенча уртак лаборатория эшли башлады. КФУ белән берлектә гетероген катализаторлар эшләү һәм тикшерү буенча лаборатория оештырылды. Быел Казан илкүләм тикшеренү технология университетында технологияләрне җәелдерү буенча магистрлык программасын гамәлгә ашыра башларга тиешләр.
Тикшеренү үзәге алдынгы химиянең төп юнәлешләрендәге 30 лабораторияне үз эченә алачак. Бу, аерым алганда, полиолефинлы һәм гетероген катализ, махсус полимерлар һәм суперконструкцион пластиклар әзерләү, шулай ук әлеге материалларны һәм компонентларны сәнәгый җитештерү технологияләре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз