news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов сезон алдыннан «Ак Барс» уенчылары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов сезон алдыннан «Ак Барс» уенчылары белән очрашты
Фото: ak-bars.ru

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026/2027 елгы сезонның Континенталь хоккей лигасы чемпионаты уеннары башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккей командасы коллективы белән очрашты. Очрашу Казандагы команда базасында узды. Анда хоккей клубы җитәкчелеге, уенчылары, тренерлар штабы һәм персоналы катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар инде күркәм традициягә әверелде. «Ак Барс» - безнең бренд, республика символы. Бу спорт командасы гына түгел, бу безнең горурлыгыбыз! Узган сезон бик киеренке булды. Сез лаеклы уйнадыгыз һәм җиңүгә бик якын идегез. Әйе, спорт ул спорт, беренче урын бер генә. Ләкин бөтен республика, барлык дусларыбыз безнең команда өчен җан аттылар. Сез җиңгәндә без шатландык, җиңелгәндә бочылдык», - диде ул.

Республика Рәисе «Ак Барс»ны илебезнең иң көчле командаларының берсе дип атады. Шулай ук тәҗрибәле остазларның һәм талантлы уенчыларның эшен аерым билгеләп үтте. Безнең бу сезонда җиңү өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар, дип ассызыклады ул.

Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе быел республикада хоккейны үстерү өчен 3 боз сарае файдалануга тапшырыла, тагын берсе фигуралы шуу дәресләренә исәпләнгән, дип сөйләде. «Безнең бурыч - дүрт ел эчендә һәр районда шундый объектлар булсын өчен 12 боз сарае төзү. Барысы да сезгә охшарга омтыла. Шуңа күрә бик зур үтенеч: яшьләребезнең өметләрен аклагыз! Безнең өчен аларның сездән үрнәк алулары бик мөһим! Уңышлар сезгә!»,- дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов һәм сезонны имгәнүләрсез тәмамлауларын теләде.

«Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятулин командага ярдәме өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Җәйге җыелулар вакытында өстенлекле юнәлешләрне билгеләделәр. Иң мөһиме - бер максат белән берләшкән коллектив булдыру», - диде ул. Моннан тыш, команда җанатарларны яхшы уен һәм нәтиҗәләр белән сөендерергә мөмкинлек бирә торган элементларда үсәчәк, дип ышандырды.

КХЛның яңа сезоны кысаларында «Ак Барс»ның беренче уены 5 сентябрьдә узачак. Казанлылар «Татнефть Арена» бозында Новосибирскның «Сибирь» командасын кабул итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot