news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр җыенында: Сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз!

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр җыенында: Сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз!
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышында чыгыш ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул чарада катнашучыларны сәламләде, җыенны оештыруда һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Чыгышы башында Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәменең әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренчә, Сабантуй — татар халкын берләштерүче, гореф-гадәтләрне саклаучы һәм төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләрне бергә җыючы бәйрәм.

«Эшмәкәрләр безнең өчен үрнәк. Һәр чыгыштан ниндидер тәҗрибә алдык. Сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз! Бүгенге чыгышларның берсендә фатир сатып аның акчасын татар мәдәниятен үстерүдә куллану мисалы булды. Фатирны сатучылар күп, аны милләт эшендә кулланучылар сирәк. Байлыкны югалту бик җиңел, аны үстерә белүчеләрнең күп булуы сөендерә», - диде Татарстан Рәисе бүгенге чараның әһәмиятен ассызыклап.

Рөстәм Миңнеханов алга таба да бергәләп эшләргә, Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытырга һәм уртак проектларны үстерергә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot