news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Сергей Миронов белән Татарстанда «Гадел Россия» эше буенча фикер алышты

Рөстәм Миңнеханов Сергей Миронов белән Татарстанда «Гадел Россия» эше буенча фикер алышты
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Гадел Россия - дөреслек өчен» партиясе рәисе, РФ Дәүләт Думасында шул ук исемдәге фракция җитәкчесе Сергей Миронов белән очрашты. Сергей Миронов Казанга эш сәфәренә килгән. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге эше турында фикер алыштылар. Ул 2003 елдан бирле гамәлдә. Республикада барлыгы 50 җирле бүлекчә бар, партиядә 3994 кеше тора. Сергей Миронов республиканың социаль-икътисадый үсешенең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте, бу Рөстәм Миңнехановның шәхси казанышы, дип ассызыклады.

Моннан тыш, ул республика Рәисенә җирле үзидарә мәсьәләләрендә актив позициясе, аерым алганда, ике дәрәҗәле системаны саклап калу буенча Татарстан инициативасы өчен рәхмәт белдерде.

«Гадел Россия - дөреслек өчен» партиясе Рөстәм Миңнеханов позициясен хуплады, дип искәртте Сергей Миронов. Республика Рәисе партия әгъзаларының Татарстанда актив гражданлык позициясен билгеләп үтте, аларның сайлаучылар мәнфәгатьләренә дөрес хезмәт итүләрен ассызыклады.

Очрашу азагында «Гадел Россия - дөреслек өчен» лидеры Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын шәхсән үзе һәм бөтен партия хуплавын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot