news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Сенегал Президенты белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал Президенты Маки Салл белән очрашты. Очрашуда Татарстан делегациясенең визиты нәтиҗәләре һәм хезмәттәшлекне алга таба үстерү планнары турында фикер алыштылар. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

«Яхшы ышанычлы партнерлар табу безнең өчен бик мөһим. Безнең регионда сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсештә, без бу юнәлешләрдә эшләргә әзер. Үз чиратында Сенегалда инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырылган, бу Көнбатыш Африканың башка илләренә таба юнәлү өчен яхшы үзәк», — дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы белән Сенегал арасында товар әйләнеше соңгы ике елда 2 миллион доллар дәрәҗәсендә саклана. Әңгәмәдәшләр бу күрсәткечнең бик түбән икәнен һәм үсешкә потенциал барлыгын белдерде. Визит кысаларында суднолар төзү линиясе буенча «Ак Барс» холдинг компаниясе белән хезмәттәшлек, шулай ук «Татнефть» гаммәви ачык җәмгыяте җитәкчелеге белән тормышка ашырырга мөмкин булган проектлар турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100