news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь вице-мэры белән очрашты һәм аны «Ростки» форумына чакырды

Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь вице-мэры белән очрашты һәм аны «Ростки» форумына чакырды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь вице-мэры Ван Шоужуй белән очрашты. Республика җитәкчесе эш сәфәре белән Кытайга килде.

«Соңгы елларда Россия-Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. Безнең хезмәттәшлек бүгенге көндә дәүләтара мөнәсәбәтләрнең ничек корылырга тиешлегенә үрнәк булып тора», - диде Рөстәм Миңнеханов очрашу башында.

Товар әйләнеше тотрыклы үсеш күрсәтә: 2022 ел нәтиҗәләре буенча ул, 58 процентка артып, 1,6 миллиард долларга җитте, дип искәртте ТР Рәисе һәм әлеге күрсәткеч үсүен дәвам итә дип өстәде – 2023 елның беренче яртыеллыгында ул 1,5 миллиард долларга якынлашкан.

«Шэньчжэнь шәһәрендә башкарыла торган эшләрнең масштаблары соклану уята. Татарстан башкаласы Казан һәм Шэньчжэнь 2012 елдан – тугандаш-шәһәрләр. Казан сезнең шәһәрдән эстафетаны кабул итеп алды һәм 2013 елда чираттагы Универсиаданы үткәрде», - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе быел Татарстанның Кытай Халык Республикасы белән эшлекле элемтәләрне киңәйтүне максат итеп куйган «Ростки» беренче Россия-Кытай бизнес-форумын кабул итүен искәртте һәм Шэньчжэнь делегациясен киләсе форумга чакырды.

Ван Шоужуй, Татарстан делегациясен сәламләп, республика Кытайның күптәнге яхшы дусты булуын искәртте. Ул Кытай югары технологияләр күргәзмәсендә катнашканнары өчен кунакларга рәхмәт белдерде.

«Безнең хезмәттәшлекнең мондый ныклы базасы ярдәмендә үзара мөнәсәбәтләрне тагын да тирәнәйтербез дип ышанам», - диде Ван Шоужуй.

Татарстан делегациясенең сәфәре ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәк, дип сүзен төгәлләде ул.

Рөстәм Миңнехановның Шэньчжэнь шәһәренә эш сәфәре белән килүе хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Татарстан Рәисе Кытай югары технологияләр күргәзмәсе ачылышында катнашты. Әлеге күргәзмә – Көньяк-Көнчыгыш Азиядә шундый форматтагы иң зур чараларның берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100