news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Семык бәйрәмендә мари халкы киемен киеп төшкән фото күрсәтте

Рөстәм Миңнеханов Семык бәйрәмендә мари халкы киемен киеп төшкән фото күрсәтте
Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Әгерҗе районы Пеләмеш авылында Семык бәйрәмендә катнашты. Ул Телеграм-каналында бәйрәмдә төшкән фотолар белән уртаклашты, анда ул һәм башка кунаклар мари халкының милли киемнәрен кигән.

«Республикада мари мәдәниятенең Семык бәйрәмен билгеләп үттек! Татарстанда төрле милләт кешеләре яши һәм барысы да бер-берсенең бәйрәмнәренә рәхәтләнеп йөри! Саламлена Семык пайрем дене!» - дип язган Татарстан Рәисе.

Бәйрәмне ачу тантанасында Марий Эл Республикасы башлыгы Юрий Зайцев, шулай ук Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов катнашты.

Бәйрәмгә Татарстаннан һәм Россиянең кайбер төбәкләреннән 35тән артык иҗат коллективы һәм фольклор ансамбле килде, диелгән «Әгерҗе хәбәрләре»ндә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100