news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Семык бәйрәмендә катнашучыларны сәламләде

Рөстәм Миңнеханов Семык бәйрәмендә катнашучыларны сәламләде
https://tatarstan.ru

Семык бәйрәме Татарстанның якты мәдәни вакыйгаларының берсенә әверелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мари мәдәниятенең Се́мык республика бәйрәмендә әйтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Чара Әгерҗе районының Пеләмеш авылында узды. Бәйрәмдә Марий Эл Республикасы башлыгы Юрий Зайцев һәм «Россия марилары» федераль милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Лариса Яковлева булды. Кунакларны Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов озатып йөрде.

Төп мәйданчыкка килүгә Рөстәм Миңнеханов белән Юрий Зайцев мари утарын карады, милли гореф-гадәтләр белән танышты, аерым алганда, кунакларга мари халкының туй йоласын күрсәттеләр. Шулай ук Татарстан Рәисе белән Марий Эл башлыгы агач ботагына теләкләр язылган тасма бәйләде, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсен һәм традицион һөнәрчелек буенча мастер-класс карады.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә рус халкының «Каравон», татар халкының Сабан туе, удмуртларның «Гырон быдтон», чуваш халкының «Уяв» һәм мордва халкының «Валда шинясь» бәйрәмнәре белән беррәттән, «Семык» бәйрәменең халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашу мохитен тудырырга ярдәм итүен әйтте. «Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында Семык аеруча әһәмияткә ия», - диде республика җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, марилар - дустанә, хезмәт сөючән халык, алар үз теленә, традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә сак карый. «Мари халкы республика үсешенә зур өлеш кертә һәм безнең күпмилләтле мәдәниятебезне баета», - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, үзгәреш чорында Туган илгә мәхәббәт, гаиләгә хөрмәт, туган телгә сакчыл мөнәсәбәт, төрле милләт һәм дин вәкилләренең тату яшәү принциплары кебек традицион кыйммәтләрне ныгытырга кирәклеге тагын да ныграк сизелә.

Республика Рәисе Семык бәйрәмендә катнашучыларны һәм кунакларны котлады, шулай ук оештыручыларга чараны югары дәрәҗәдә әзерләгән өчен рәхмәт белдерде. Аннары ул рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрне үстерүгә, милләтара дуслыкны ныгытуга өлеш керткән өчен Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100