Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Сеченов университеты ректоры белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты ректоры, Россиянең медицина һәм фармацевтика югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, Россия урологлар җәмгыяте рәисе Петр Глыбочко белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте Йортында узган әңгәмә барышында яклар Татарстан Республикасы белән Сеченов университеты арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре һәм уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар.
Өч ел элек, 2023 елның сентябрендә, Миңнеханов һәм Глыбочко шулай ук Сеченов университетының Татарстан югары уку йортлары һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Ул вакытта Беренче Мәскәү медицина университеты ректоры Россия урологлар җәмгыятенең XXIII Конгрессында катнашу өчен Казанга килгән иде, ә хәзер ул ТР башкаласына XXVI конгресс эшенә кушылу өчен килде. Чара 10 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр «Казан Экспо»да уза.
Чарада катнашучылар андрологиягә һәм ир-ат сәламәтлеге, урологиядәге инфекцияләр, сидек ташлары авырулары, диагностика һәм дәвалауның нур методларына аерым игътибар бирергә уйлыйлар. Дисциплинаара хезмәттәшлекнең әһәмиятен (аерым юнәлешләргә махсус секцияләр багышланган) һәм Урологиядә цифрлы технологияләрнең ролен аерым карау күздә тотыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз