news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Сәүдә-сәнәгать палаталары – бизнесны берләштерүче мөһим структуралар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ESG-көн тәртибенә сәүдә һәм сәнәгать палаталарының йогынтысы» сессиясендә чыгыш ясады. Чара Сәүдә-сәнәгать палатасы Халыкара форумы һәм «Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» икътисади саммиты кысаларында узды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сәүдә-сәнәгать палаталары-бизнесны берләштерүче һәм аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы мөһим структуралар. Хәтта пандемиянең катлаулы чорында да алар үзләренең ихтыяҗларын, предприятиеләр арасында сәүдә-икътисади һәм инвестицион элемтәләрне төзи белүен күрсәтте», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенге шартларда Россиягә каршы кертелгән чикләүләр аркасында актуаль мәсьәләләрне хәл итүнең яңа юлларын эзләүгә ихтыяҗ туа, һәм сәүдә-сәнәгать палаталары бу өлкәдә мөһим роль уйный, дип өстәде ул. Республика җитәкчесе иң мөһим юнәлешләр арасында хәләл продукция җитештерүне үстерүне атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100