Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Шәрык клубы» татар театры тарихы интерактив комплексын карады
«Әйбәт килеп чыккан», – дип бәяләде Татарстан Президенты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шәрык клубы» татар театры тарихы интерактив мультимедиа комплексында булды.
Рөстәм Миңнеханов барлык экспозиция зоналары белән танышты. «Шәрык клубы» комплексында театр видеоелъязмасы белән экран-стена, театр буенча виртуаль экскурсияне гәүдәләндергән «Закулисье» интерактив экспозициясе, спектакль фрагментларын чагылдырган инсталляция, мәдәни-белем бирү чараларын уздыру мәйданчыгы, милли театр сәнгате формалашуда мөһим роль уйнаган күренекле шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында «Театр. Тарих. Шәхес» интерактив проекцион китап һәм башка зоналар бар.
Татар театры тарихы музеен булдыру идеясе 1986 елда ук татар театрының 80 еллыгын бәйрәм иткәндә туган. 2012-2014 елларда бина реставрацияләнгән. Ун ел дәвамында Камал театры директоры Илфир Якупов һәм баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев шушы проектны гамәлгә ашыру юнәлешендә эшләгән.
«Татар театры тарихы музее» заманча интерактив мультимедиа комплексына әверелгән. Анда күргәзмә-экспозиция киңлекләрен проектлау һәм оештыру өлкәсендә барлык заманча инновацион эшләнмәләр кертелгән.
«Әйбәт килеп чыккан», – дип бәяләде Татарстан Президенты.
- Әлеге урын XX гасыр башы татар зыялыларының тарихи бинасы санала. «Шәрык клубы»нда 1911 елның ноябреннән «Сәйяр» беренче татар профессиональ труппасының стационар сәхнәсе барлыкка килә.
- «Шәрык клубы» 1907 елның 1 декабрендә ачылган. Клуб каршында китапханә, уку залы, тамаша залы, кыллы оркестр эшләгән, әдәби кичәләр үткәрелгән, лекцияләр укылган, татар һәм рус телләрендә спектакльләр куелган.
- Шәрык клубы сәхнәсенә Г.Кариев, К.Тинчурин, С.Гыйззәтулина-Волжская һәм башка актер һәм режиссерлар чыккан. Клуб Казанның татар зыялылары тормышында мөһим роль уйнаган. 1914 елда клуб бинасы госпиталь эше өчен бирелеп, гамәлдән чыгарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз