news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Санкт-Петербург» махсус икътисади зонасында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Санкт-Петербург» махсус икътисади зонасында булды һәм анда «Лазерлы системалар» резиденты эше белән танышты.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, әлеге компаниягә 1998 елда нигез салынган һәм бүген ул Россиядә үз лазер технологияләре нигезендә сәнәгатьтә куллану өчен инновацион җиһазлар уйлап табучы һәм җитештерүче зур компаниясе булып тора.

Төп юнәлешләре: SLM технологиясе буенча катлаулы формада детальләрне металл порошоклары белән бастыру өчен 3D-принтерларны серияле җитештерү; сәнәгый иминлек системаларын эшләү; метеорология җиһазлары (җил лидарлары, болыт үлчәүләре, мобиль лидар комплекслар); космик тикшеренүләр өчен программа тәэминатлары һәм фәнни аппаратуралар.

Хәзер компаниядә 270тән артык кеше эшли. Алар арасында фән кандидатлары һәм докторлары, инженерлар, программистлар һәм башка югары квалификацияле белгечләр бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100