news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Шаньдун университеты ректоры Ли Шуцай белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Шаньдун университеты ректоры Ли Шуцай белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шаньдун университетында булды һәм аның ректоры Ли Шуцай белән очрашты. Югары уку йорты Россия һәм Кытайның уртак мәгариф консорциумының лидеры булып тора. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Бүгенге көндә университетта 70 000 студент белем ала. Профессорлар, укытучылар һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләр саны якынча 5 000 кеше тәшкил итә.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Шаньдун университеты Кытайдагы дисциплиналарның иң тулы спектры тәкъдим ителгән югары уку йортларының берсе санала. Уку йорты 45 илдәге 300дән артык университет һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрендә», - диелә хәбәрдә.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Университет ректорына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов форумның ике илнең югары уку йортлары өчен әһәмиятен билгеләп үтте.

«Без тагын бер тапкыр Шаньдун университетының провинция фәнни-мәгариф комплексы флагманы булуына инандык. Сез математика, инженерлык, медицина өлкәләрендә, шулай ук фән һәм техниканың башка тармакларында танылган лидерлар», – дип билгеләп үтте республика Рәисе.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан шулай ук традицион рәвештә Россиянең мәгариф һәм фәнни-технологик үсешенә зур өлеш кертүче төбәк булып тора. Республикада 45 югары уку йорты эшли, аларда 150 меңнән артык студент белем ала. Тикшеренү эшчәнлеге белән 130га якын фәнни учреждение шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк проектын гамәлгә ашыру һәм алты алдынгы федераль инженерлык мәктәбе турында сөйләде.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot