Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Сәнәгать ипотекасын бирү бер кешенең кәефенә бәйле булырга тиеш түгел
Сәнәгать ипотекасы сәнәгый мәйданчыклар резидентлары өчен дә, аларны үстерү белән шөгыльләнә торган идарәче компанияләр өчен дә кызыклы булачак. Әмма мондый кредитларны бирү механизмы бик ачык булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе сессиясендә чыгыш ясаганда белдерде.
«Сәнәгать ипотекасына килгәндә, минемчә, бу бик яхшы юнәлеш. Бездә инде гаризалар күп. Икенче мәсьәлә, бу юлны ничек узарга. Шартлар аңлаешлы булырга тиеш, һәм кредит бирү бер кешенең кәефенә бәйле булырга тиеш түгел. Без үз проектларыбыз өчен сүз бирә алабыз, әмма бу юлның аңлаешлы булуы кирәк һәм артык озын булмасын. Гомумән алганда, мин бу форманың предприятиеләр өчен дә, идарәче компанияләр өчен дә кызыклы булачагына ышанам. Иң мөһиме, аннары шартларны үзгәртмәсеннәр», – диде Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, сәнәгый парклар резидентлары һәм идарәче компанияләр өчен сәнәгать ипотекасы буенча ставкаларны максималь дәрәҗәдә түбән, ә кире кайтару вакытын максималь дәрәҗәдә озак итү максат өчен мәгънәле булачак.
«Бу өстәмә бәя формалашачак нокталар, анда салымнар формалашачак», – дип аңлатты Миңнеханов.
Татарстан Президенты бүген «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Җитештерү чылбырларын җыю нокталары – индустриаль парклар һәм махсус икътисади зоналар инфраструктурасының сәнәгать күчешендәге роле» сессиясендә чыгыш ясады.
Россия Президенты Владимир Путин ставкасы елына 5 процент булган сәнәгать ипотекасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим иткән иде. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кыска вакыт эчендә яңа программаны гамәлгә кертү өчен кирәкле барлык мәсьәләләр буенча Россиянең банк секторы белән фикер алышырга кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз