news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсенә татар мәдәниятен хөрмәт иткәннәре өчен рәхмәт әйтте

Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсенә татар мәдәниятен хөрмәт иткәннәре өчен рәхмәт әйтте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе җитәкчелегенә төбәк халыкларының милли мәдәниятенә хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Бу хакта ул Max каналында язган.

Җылы сүзләр Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищевның «Яктылык» татар телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе өчен заманча бина төзү карары турында сөйләвенә җавап итеп әйтелде.

«Самара өлкәсе күршеләребезгә төбәктә яшәүче барлык милләтләргә шундый игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт», – дип язды Миңнеханов.

Искәртик, соңгы халык санын алу буенча Самара өлкәсендә 94 452 татар яши, бу төбәк халкының 3,18 процентын тәшкил итә. 2010 елдан Самара өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте эшли башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot