Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе губернаторы белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев белән очрашу уздырды. Сөйләшүләр ТР Хөкүмәте Йортында Миңнехановның эш кабинетында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда төбәкара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз товар әйләнешен арттыру, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү, шулай ук мәдәни элемтәләрне һәм эчке туризмны үстерү турында барды.
Вячеслав Федорищев Татарстанга эш сәфәре белән килде. Визит барышында ул республиканың икътисади потенциалы белән танышачак һәм берничә социаль һәм мәдәни объектта булачак.
Видео: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз