Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов салкынча һава торышыннан ләззәтләнүче алабаен күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында республикада урнашкан һава торышыннан ләззәтләнүче Акдус кушаматлы алабаеның фотосын урнаштырды.
Фото: t.me/rustamminnikhanov
«Һава сулап йөрибез. Акдуска рәхәт, бүген алай ук эссе түгел!» - дип язган ТР Рәисе фото астына.
Бүген төбәктә термометрның терекөмеш баганасы +24 градустан да югары күтәрелмәячәк.
Ак төстәге алабай көчеген Рөстәм Миңнехановка 2021 елда Төрекмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк итте. Татарстан Рәисе даими рәвештә аның фотолары белән уртаклаша. Кыш көне ул Акдусны чиплаштыру турындагы сертификат фотосын күрсәтте һәм татарстанлыларны этләрен теркәргә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз