news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере» торак комплексындагы яңа паркта агач утыртты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы яңа паркта булды. Бу – 30 меңгә якын кеше яши торган торак комплексындагы беренче парк.

Яңа шәһәр киңлеге 6 гектардан артык мәйданны били. Проектны гамәлгә ашыруның беренче чиратына «уен һәм спорт» зонасы (каршылык полосаларыннан гыйбарәт спорт мәйданчыгы, тренажерлар, стритбол уйнау өчен мәйданчык, памп-трек составындагы экстрим-зона, скейт-мәйданчыклар һ.б.) керде.

Икенче чират кысаларында паркта фонтан, төзекләндерелгән яр буе, пандуслы амфитеатр, төрле дәрәҗәдәге күзәтү мәйданчыклары, таганлы күпер, ял һәм уен мәйданчыклары пәйда булды. Моннан тыш, күзәтү мәйданчыгы сыйфатында файдаланыла торган түбәле мәдәни үзәк, күп функцияле мәйданчык, амфитеатр төзелде.

Миңнеханов парк территориясен карады, гамәлгә ашырыла торган проектлар белән танышты һәм микрорайонда яшәүчеләр белән аралашты. ТР Президентына теплицалар эше турында да сөйләделәр, анда яшелчә үстерү буенча мастер-класслар оештырыла. Коворкинг зонасында, мисал өчен, күп мозаикасы, тукучылык серләренә төшендерергә ниятлиләр.

Республика Президенты шулай ук этләр йөртү өчен ясалган мәйданчык белән дә танышты. Ул уникаль уен җиһазларын үз эченә алган 700 квадрат метрдан артык мәйданны били.

Соңыннан Миңнеханов агач утыртуда катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100