news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Салават Фәтхетдиновка «Дуслык» ордены тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Салават Фәтхетдиновка «Дуслык» ордены тапшырды
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, «Салават» җыр театрының сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов белән очрашты. Ул җырчыны күптән түгел булган 65 яшьлек юбилее белән котлады һәм «Дуслык» ордены тапшырды дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Салават Фәтхетдиновның татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, төрле яшьтәге кешеләр арасында популяр булуын әйтте.

«Сез – чын мәгънәсендә халык яраткан җырчы, берничә буынның кумиры. Сезнең җырларны барысы да белә һәм ярата», – диде республика Рәисе.

Татарстанның халык артисты «Дуслык» орденына музыка сәнгатендә ирешкән казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен лаек булган. Моннан тыш, аңа Россия Президентының рәхмәте хаты бирелгән. Аңа әлеге бүләккә иҗтимагый әһәмиятле чараларга әзерләнүдә һәм уздыруда актив катнашуы өчен тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100