news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» форумының яңа сменасыннан фотолар урнаштырды

Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» форумының яңа сменасыннан фотолар урнаштырды
Фото: Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан

Хәзерге вакытта Биләрдә «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумының яңа сменасы уза, дип искәртте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Үзенең телеграм-каналында ул форумда катнашучыларның фотоларын урнаштырган. Быелгы сезонда биредә илнең төрле төбәкләреннән килгән 8 меңнән артык бала ял итәчәк, диде республика җитәкчесе.

Фото: © Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан

«Уңышлар сезгә, балалар!», - дип өстәде Миңнеханов.

Искәртеп узабыз, 12 июльдә Биләрдә «Сәләт» форумының өченче сменасы башланды. Бирегә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Төмән, Ульяновск, Самара, Әстерхан өлкәләре, Пермь крае, Чувашия, Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан балалар килүе турында хәбәр ителде.

Биләр тарихи-архитектура музей-тыюлыгында узучы икенче иҗади сменада 14-22 яшьлек 600 кеше катнаша.

Фото: © Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100