Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Саклаучы ул – иленә, гаиләсенә, бурычына тугры калучы
Бүген «Казан Экспо» үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында якынлашып килүче Ватанны Саклаучылар көне хөрмәтенә зур тантана узды.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык-ведомство җитәкчеләре, район-шәһәр башлыклары, хәрби хәрәкәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, махсус операция хәрбиләре, чакырылган башка кунаклар катнашты.
Тантана балалар тавышы белән язылган «Ватанны Саклаучы туган иле хакына бар нәрсәгә әзер», «Ватанны Саклаучы булгач, без тыныч яши, йоклый, мәктәпкә бара алабыз, киләчәк турында хыяллана алабыз», «Саклаучы ул – беренче чиратта, солдат, ул – Әти, Бабай, Абый, Дус, Укытучы. Кем терәк була ала – һәркем Саклаучы», «Ил Сакчысы булу зур кыюлык, чиксез тугрылык сорый», «Алар чикләрне генә түгел, безнең Ватанны, йортны, безнең балачакны саклый» кебек сүзләр белән ачылды.
Алып баручылар Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы булуын искәртте. «Бүген дә һәркем бер йодрык булып җиңү өчен көрәшә. Кемдер алгы сызыкта, кемдер тылда эшли, кемдер сүз һәм гамәле белән булыша», – диделәр.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Алга таба сәхнә уртасына Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт флаглары, Казан югары танк команда училищесы Байрагы чыгарылды. Россия һәм Татарстанның дәүләт гимннары яңгырады. Аннары Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
«Бу бәйрәм – халкыбызның хәрби батырлыгына, ил иминлеген яклаучыларга хөрмәт белдерү көне», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе.
Ул бер ел элек шушы бинада Ватанны саклаучы елы игълан ителгәнен искәртте. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ел тәмамланса да, ветераннарны кайгырту, аларга ярдәм итү эше төгәлләнмәячәк.
Ватанны Саклаучы елы безгә тагын бер искәртте: «Саклаучы ул – кулына корал тотып йөрүче генә түгел, ә иле, гаиләсенә, бурычына тугрылык саклаучы», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

«Быел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы. Ул безгә Җиңүгә окопларда гына түгел, тылдагы тырышлык бәрабәренә дә ирешелгәнен искәртә – станокларда, госпитальләрдә, заводларда. Татарстан һәрвакыт хезмәт, фидакарьлек һәм каһарманлык янәшә барган төбәк булды», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул узган елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәм ителгәнен искәртте. «Без тагын бер кат тарихи хакыйкать лозунглар белән генә бара алмавын, моның өчен системалы эш кирәклегенә инандык. Фронттан хатлар саклаучы, оныклар ата-бабалары исемнәрен белгән гаиләләр булганда, тарихны үзгәртеп язып булмаячак. Геройларыбызның батырлыклары мәңгегә безнең йөрәкләрдә сакланыр!» – диде Рөстәм Миңнеханов һәм һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алуны сорады.
Ул бүген залда махсус хәрби операциядә алгы сызыкта булган кешеләр булуын искәртеп: «Алар бу тормышка кайтып, аны яңадан башлый дияргә була. Безнең төп бурыч – холык, Ватанга тугрылык сыйфатларының лаеклы кулланышы. Аларның файдалы булуын кайгыртырга кирәк. Бу мөмкинлек мәгариф системасында, остазлыкта, иҗтимагый проектларда кулланыла ала. Дисциплина, җаваплылыкка югары бәя бирелә», – диде республика Рәисе.
«Без зур илдә яшибез, аның язмышы җиңел түгел, ләкин нык холыклы. Ватанны Саклаучыларга нык сәламәтлек, уңышлар, имин тормыш телим!» – дип төгәлләде чыгышын Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Татарстан Рәисе хәрби хәрәкәт ветераннарына, хәрби хезмәткәрләргә, Ватанны саклау һәм патриотик тәрбия эшендә зур өлеш керткәннәргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантаналы чара 1941 елгы Бөек Ватан сугышы турында хатирәләр белән үрелеп барды. Шул елларга «кайтарган» күренешләр булды. Сугышның беренче айларыннан Татарстан сәнәгать эвакуациясе үзәгенә әверелә. Бирегә заводлар, җиһазлар, белгечләр килгән. Казан илнең зур индустриаль үзәгенә әйләнә. Предприятиеләр туктаусыз эшләп, планны арттырып үтәгән. Бүген дә махсус хәрби операция чорында, республика илдә халыклар бердәмлеге үрнәген күрсәтеп, ышанычлы тыл булып тора.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Концертта Бөек Ватан сугышы чоры җырлары яңгырады. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Филүс Каһиров, Винера Ганиева, Алинә Шәрипҗанова, Татарстаның яшьләр симфоник оркестры, Казанның балалар музыка мәктәпләре укучыларының катнаш хоры катнашты. Ә хәрби операциядә катнашучыларның тормыш иптәшләре ансамбле чыгышы вакытында күпләрнең күзләренә яшь тулды.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Махсус хәрби операциядә якыннарын югалтучылар – бүгенге тантананың олы кунаклары булды. Алсу һәм Вячеслав Москалевларның 2023 елда уллары 24 яшендә батырларча һәлак булган.
«Ул контракт төзеп киткән иде. Көчле бәрелешләрдә ике ай катнашты, анда каты яралыларны чыгарган, эвакуациядә катнашкан. Үлеменнән соң Батырлык орденын алды. «Батырлык өчен» медаленә дә лаек булды. Бүләкләрен үзе белмәде дә. Безгә ул үлгәннән соң гына килде. Улыбыз белән бик горурланабыз!» – дип сөйләделәр «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Алсу ханым бүгенге тамашада тирән хисләр кичергәнен әйтте. «Тетрәндерерлек чыгышлар булды. Концерт бик ошады. Күңелем бик тулды, концерт буе елап утырдым», – дип уртаклашты.
Тантана дәвамында 1941-1945 елгы сугыш белән параллель китерелде. «Чор, форма үзгәрә, тик бер әйбер – рух көче генә үзгәрешсез. Ул безгә 1945 елда нык торырга булышты. Фронт һәм тыл – бербөтен, алар бер-берсенә ярдәм итә. Бергә булганда, безне какшатып булмый. Бүген безгә Җиңү генә кирәк!» – дигән сүзләр яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз