news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Шәймиевкә: Сезнең зирәклек, халкыбызга мәхәббәт тирән хөрмәт уята

Рөстәм Миңнеханов Шәймиевкә: Сезнең зирәклек, халкыбызга мәхәббәт тирән хөрмәт уята
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналында Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады.

«Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович, ихлас йөрәктән туган көнегез белән котлыйм! Сезнең зирәклегегез, Ватаныбызга, халкыбызга булган мәхәббәтегез һәм тугрылыгыгыз тирән ихтирам уята. Сезгә сокланабыз, илкүләм данга ия остаз булуыгыз белән горурланабыз! Сезгә озын гомер һәм ныклы сәламәтлек телим», – дип язган республика җитәкчесе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең тормыш юлындагы төрле чорлар белән бәйле фотолар һәм видеоязмалардан торган видеоролик та урнаштырган.

Видео: t.me/rustamminnikhanov.

news_right_1
news_right_2
news_bot