Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов сайлауда аның кандидатурасын хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада 14 сентябрьдә узачак сайлауда аның кандидатурасын хуплаганнары өчен рәхмәт әйтте. Бүген «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлегенең 38нче конференциясендә ул шулай дип белдерде.
«Ил җитәкчелегенә, «Бердәм Россия» партиясенә, иҗтимагый берләшмәләргә, хезмәт коллективларына, минем кандидатураны хуплаучыларга рәхмәтлемен. Бу - минем генә түгел, ә бөтен Татарстан командасының эшчәнлегенә бәя», - диде республика җитәкчесе.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое һәм партиягә нигез салучыларның берсе Минтимер Шәймиев (бердәм россиялеләрнең төбәк бүлеге конференциясендә ул да катнашты) билгеләгән юлдан бара.
«РФ Президенты Владимир Путинның ярдәме, татарстанлыларның тырышлыгы нәтиҗәсендә бүген республика - күп кенә макроикътисади күрсәткечләр буенча Россиядә әйдәп баручыларның берсе, илнең терәк төбәге. Татарстанның кирәкле ресурслары, тәҗрибәсе, көчле кадрлары бар», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
Ул искәрткәнчә, биш ел элек, 2020 елда, бөтен игътибар коронавирус пандемиясенә каршы көрәшкә юнәлтелгән иде. «Ул вакытта уртак тырышлык нәтиҗәсендә без күп кенә татарстанлыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала алдык», - диде республика җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, узган биш ел эчендә Татарстанда гомумроссия күләмендә тавыш бирү уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча Россия Конституциясенә үзгәрешләр кабул ителде. Моннан тыш, республика ТАССР оешуга 100 ел тулуны лаеклы рәвештә билгеләп үтте, 36 дәүләт һәм алты халыкара оешма җитәкчеләре катнашында БРИКС саммитын кабул итте.
«Бүген безнең алда тагын да җитдирәк сынаулар тора. Махсус хәрби операция бара, аның барышында илебез үз мәнфәгатьләрен яклый һәм гражданнарның иминлеге өчен көрәшә», – дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.
14 сентябрьдә Татарстан халкы республика Рәисен, ТР Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаячак.
«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге ТР Рәисен сайлауда республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз