news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов шәһәр төзелеше комиссиясе хупламаган тарихи биналарны карап чыгачак

Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында Казанның 18 төзелеш һәм реконструкция объекты каралды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комиссия хупламаган объектлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанның тарихи үзәген йөреп чыгу маршрутына кертеләчәк. Бу объектларның проектлары тәкъдим ителгәннән соң шундый карар кабул ителде.

Алар арасында Сара Садыйкова урамындагы ике һәм өч катлы ике торак йорт бар. Шуларның берсе Юныс мәйданы артында урнашачак. Республика җитәкчесе әлеге проектлар турында тагын бер кат фикер алышырга тәкъдим итте.

Межлаук урамында 26 йортта урнашкан катнаш функцияләр проекты да (җәмәгать туклануы объектлары белән сәүдә үзәге, тулай торак) хупланмады. Проект элегрәк каралган булган, искәрмәләрне исәпкә алып, аның катлары киметелгән.

Төзелеш урынына чыгу барышында ике проект белән танышу турында карар кылдылар. Болар: Волков урамындагы төрле катлы торак йорт (тәрәзәләре Тихомирнов урамына карый) һәм Һади Атласи урамындагы ике катлы торак йорт. Шулай ук Бутлеров урамындагы 4 катлы торак йортны реконструкцияләү проекты да кичектерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot