Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Сабантуй вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә муниципаль берәмлекләр башлыкларына, эчке эшләр министрлыгына, Росгвардиягә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Роспотребнадзорга һәм башка хезмәтләргә Сабантуй бәйрәме мәйданчыкларында иминлекне тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Сабантуй – Татарстанда яшәүче барлык халыклар вәкилләре өчен уртак бәйрәм. Ул шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итүгә җәлеп итәргә һәм районнарда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтергә кушты.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе искәрткәнчә, 6 июньдә Рус теле көне һәм Александр Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. «Рус теле – илебезнең дәүләт теле, БМОның алты рәсми теленең берсе, милләтара аралашуның мөһим чарасы. Рус теле рус мәдәниятен һәм традицияләрен, Гомумроссия кыйммәтләрен мөһим юл күрсәтүче булып тора», - дип ассызыклады ул.
Миңнеханов хәбәр иткәнчә, иртәгә республика дәрәҗәсендә тантаналы чаралар узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз