Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Сабантуй Россия халыкларын берләштерә
Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Кече Труевка килгәч, Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы катнашучылары һәйкәленә чәчәкләр салды һәм аларны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Аннары ул «Батыр» спорт комплексында булды, шулай ук Р.Г.Заһидуллин һәм Ф.Г.Халиковның «Татар халкының урта гасыр тарихы» дип аталган картиналар күргәзмәсе белән танышты.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Аннан соң Татарстан Рәисе мәчет белән иҗтимагый-мәдәни үзәк төзелеше мәйданын карады. Проект дүрт манаралы комплексны үз эченә ала: Җәмигъ мәчете, иҗтимагый-мәгариф, дини һәм тантаналы чаралар өчен ике бина, шулай ук хәләл продукция сату урыны. Эчке ишегалдында фонтанлы бакча төзү планлаштырылган. Комплекс Болгардагы Ак мәчет архитектура стилендә башкарылачак.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Мельниченко Сабантуй мәйданына юл тотты. Бәйрәмдә Татарстан данын Кукмара районы яклады. Җитәкчеләр милли ишегалларын карады, анда көнкүреш әйберләре, халык кәсепләре һәм милли ризыклар тәкъдим ителгән иде. Шулай ук алар көрәш ярышын һәм ат чабышын карады.
Рөстәм Миңнеханов бәйрәм кунакларын сәламләде һәм Сабантуйны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Пенза өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул соңгы елларда төбәкнең сизелерлек дәрәҗәдә үсүен, ә бәйрәмнең төрле милләт кешеләрен берләштерүче мәйданчыкка әйләнүен билгеләп үтте.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Олег Мельниченко Пенза өлкәсендә 100 меңгә якын татар яши, дип хәбәр итте. Ул 2017 елда төбәкнең Европаның иң зур татар авылы саналган Урта Әләзән авылында Бөтенроссия авыл Сабантуе узганын искәртте. Быел бәйрәм төбәкнең иң борынгы татар авылларының берсе булган – якынча 450 ел элек нигезләнгән Кече Труев авылында узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Мельниченко Пенза өлкәсендә татар мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән кешеләргә бүләкләр тапшырды.
Киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында узачак. Күчмә символ булган «Тулпар ат» төбәк хөкүмәте рәисе урынбасары — беренче вице-губернатор Сергей Балыкинга тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз