news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Сабантуй көннәрен раслады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен бәйрәм итү көннәрен раслады. Казанда ул 19 июньдә узачак.

Татарстан Президентының боерыгы буенча, Чаллыда Сабан туе 18 июньдә була.

Район үзәкләрендә һәм торак пунктларында 11-13 июньдә бәйрәм итәчәкләр.

«Татарстан Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән бергә билгеләнгән срокта бәйрәм чараларын оештыруны тәэмин итәргә», - диелгән документта.

Мәскәүдә Сабан туе 2 июльгә билгеләнгән. Федераль Сабантуй Ульяновскида 17-18 июньдә узачак. Кичә Әстерхан өлкәсендә бәйрәм иттеләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100