Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Сабантуй - дуслык бәйрәме

Сабантуй Россиядә яшәүче төрле халыкларны берләштерә. Бу хакта бүген Әстерханның Три Потока авылында башланган XIII Бөтенроссия авыл Сабан туен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта яза.
Республика җитәкчесе белән бергә Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин һәм Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин бәйрәм башлануын төп сәхнәдән игълан итте. Концерт Татарстан һәм Әстерхан артистлары башкаруында театральләштерелгән тамашадан башланды. Рөстәм Миңнеханов ике мәдәниятнең үзара бәйләнешен югары бәяләде.
«Сабантуй - дуслык бәйрәме. Ул безне берләштерә, татар, рус, мари, удмурт, керәшен татарларының һәм башка халыкларның бердәмлеген чагылдыра. Без барыбыз да зур Россиядә яшибез», - диде Татарстан Рәисе.
Игорь Бабушкин сүзләренчә, Әстерханда Сабан туен һәрвакыт зурлап билгеләп үтәләр.
«Бу күптән көтелгән вакыйга безнең җирдә яшәүче 140тан артык милләтне бер зур гаилә кебек берләштерә», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз