news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Сабан туеның булачак җиңүчеләренә бүләккә дип дүрт iPhone тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе өчен бүләк җыю тантанасында катнашты һәм дүрт iPhone телефоны тапшырды.

Чара әлеге сәгатьләрдә Казанның Бауман, Мәрҗани, Петербург һәм Пушкин урамнарында уза.

Казан Кремле бүләк җыю нокталарының берсе булды. Башта смартфоннарны республика җитәкчесе исеменнән ТР Президентының эшләр идарәчесе Мөслих Ситдыйков тапшырды, аннары ТР мөфтие Камил Сәмигуллин, музей-тыюлык территориясендә урнашкан җирле музей һәм ресторан хезмәткәрләре бизәлгән арбага бүләкләр куйды.

Бүләк җыючылар, Бауман урамы буйлап узып, үз юлларын Камал театры янында төгәлләячәк.

Җыелган барлык бүләкләр Казанның Тынычлык, Дәрвишләр бистәләре һәм Аккош күле буенда узачак Сабан туйларында тыпшырылыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot