news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Саба районында мәдәният йорты һәм тернәкләндерү үзәге ачты

Рөстәм Миңнеханов Саба районында мәдәният йорты һәм тернәкләндерү үзәге ачты
Фото: Татарстан Республикасы Рәисенең Макстагы рәсми каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Саба районына килде. «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов белән бергә ул компаниянең хәйрия проекты кысаларында төзелгән күп функцияле мәдәният йортын ачты, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Рәисе үзенең Макстагы рәсми каналында.

«Биредә тамаша залы, китапханә, спорт залы, балалар түгәрәкләре оештыру өчен бүлмәләр бар», – дип язды Миңнеханов.

Шулай ук ул үзәк нерв системасы авырулары булган инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәген карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot