news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Рус теле көне һәм Пушкин туган көне белән тәбрикләде

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Рус теле көне һәм Пушкин туган көне белән тәбрикләде
архив/Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус теле көнен һәм Александр Пушкинның тууына 223 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. 

«Кадерле татарстанлылар! Сезне ямьле бәйрәм – Рус теле көне һәм «рус шигърияте кояшы» А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулу уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм. 

Даһи шагыйрь бөек иҗатыннан үзенә һәйкәл кую, күпсанлы әдәбият сөючеләрнең күңелен мәңгелеккә яулау белән беррәттән, рус теленең энҗе-гәүһәрләргә тиң сүзләрен камиллек тәхетенә күтәрде, әдәбиятка хөрлек, ихласлык һәм чын халыкчанлык рухын алып килде.

Рус шигърияте, күпмилләтле Россия һәм гаять киң рус дөньясы өчен Пушкин бәяләп бетергесез биеклектәге, Сергей Есенин сүзләре белән әйткәндә, рус халкының язмышына әйләнгән шәхес. Пушкинның үлемсез шигърияте һәм һәркемгә яхшы таныш образы рус әдәбияты, Россиянең күпкырлы мәдәнияте белән бик тыгыз рухи бәйләнештә, шуңа да халыкара Рус теле көне хаклы төстә мәшһүр шагыйрьнең туган көнендә билгеләп үтелә.

Россия Федерациясендә генә түгел, элеккеге Советлар Союзына кергән күпчелек илләрдә дә халыкларның үзара аралашу чарасы булган рус теле – бүген дә дөньядагы иң зур әһәмияткә ия булган телләрнең берсе. Бик күп гасырлар дәвамында төрле халыклар дус-тату, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән Татарстанда, татар һәм башка милләтләр телләре белән беррәттән, рус телен үстерүгә һәрвакыттагыча зур игътибар бирелә.

Илебез этник берлекләренең үзенчәлекләрен, милли-мәдәни төрлелеген саклауны максат итеп куйган Россия халыкларының мәдәни мирасы елында гомум тел байлыгыбызны танытуга юнәлдерелгән эшчәнлекне киңрәк җәелдерү аеруча мөһим. Соңгы вакытларда кайбер чит илләрдә рус мәдәниятен тыю омтылышы күзәтелә. Мондый шаукымга карата күренекле совет шагыйре Ярослав Смеляковның сүзләрен китерү урынлы булыр: «Рус теленең асылына ялгыш кына кагылганнар – хакимнәр дә хәтта шул мизгелдә бөтенләйгә юк булганнар». Вакытлар узу белән тарих барысын да гадел хөкем итәр, бөек рус мәдәнияте Европа мәйданында һәм бөтен дөньяда элеккечә үзенә лаеклы урын биләр дип ышанам.

Кадерле дуслар, сезгә тынычлык, бәхет һәм иминлек, Рус теле көнен Пушкин иҗатыннан, якын дусларыгыз һәм фикердәшләрегез белән аралашудан хозурланып, файдалы һәм күңелле итеп уздыруыгызны телим», диелгән Татарстан Республикасы Президентының котлау мөрәҗәгатендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100