Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм Пушкинның 226 еллыгы белән котлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рус теле көнен һәм Александр Пушкинның тууына 226 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгать итте.
«Сезне Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.
Гаять бай рус телендә халыкның җаны чагылыш таба. Ул буыннар арасын бәйли, илебездә яшәүчеләр өчен алыштыргысыз аралашу чарасы булып тора.
Бу көнне бөтен Россия иҗаты рус әдәбиятының символына әверелгән даһи әдип Александр Сергеевич Пушкинны хөрмәтли. Без аның таланты, яшәешне бар тулылыгында күрә һәм тоя алуы, кеше тормышының күпкырлылыгын ике йөз ел элеккеге шикелле үк әһәмиятен җуймаган сүзләр белән әйтеп бирү осталыгы алдында баш иябез.
Пушкин – милли хәзинәбез, Россиянең һәм кешелек дөньясының горурлыгы. Аның әсәрләре тирән тарих төпкелләрен һәм күпгасырлык традицияләрне үзенә туплаган. Шагыйрь рус телен яратырга һәм кадерләргә, аңа халык зирәклеге һәм илһам чыганагы итеп карарга өйрәтә.
Киләчәктә дә күп буыннар тарафыннан гасырлар дәвамында тупланган белем һәм тәҗрибә, рус телендә иҗат ителгән үлемсез әсәрләр Ватаныбызның бөеклеген, аның күпмилләтле халкының көчен раслап яңгырасын!
Һәммәгезгә бәхет, рухи күтәренкелек, игелек һәм иминлек телим!» – диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз