Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: «Рубин» футбол үзәге барлык халыкара таләпләргә җавап бирәчәк
Бүген «Рубин» базасында Николай Сентябрев исемендәге манеж ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Казан командасы президенты Марат Сафиуллин һәм Россия футбол берлеге башлыгы Александр Дюков катнашты.
Татарстан Рәисе моның республика өчен әһәмиятле вакыйга булуын белдерде. Шулай ук әлеге проектның Россия җитәкчелеге тарафыннан хуплау табуын әйтте.
«Хәерле көн, кадерле дуслар. Бүген бөтен Татарстан өчен мөһим вакыйга. Без Сентябрев исемендәге ябык футбол манежын ачабыз. Бу - яхшы билге һәм зур проектның башы. Футбол үзәге барлык халыкара таләпләргә җавап бирәчәк. Әлбәттә, әлеге зур эш Марат Әдип улының (Сафиуллин - «ТИ-Спорт» иск.) актив позициясе ярдәмендә алып барыла. Бу проект ил җитәкчелеге - Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе, Спорт министрлыгы тарафыннан хуплау тапты. Татарстан Республикасы да, Казан мэриясе дә читтә калмады», – диде Миңнеханов.
Марат Сафиуллин, үз чиратында, ТР Рәисенә республикада футболны үстергәне өчен рәхмәт белдерде һәм бу корылмада меңләгән бала футбол белән шөгыльләнә алачак, дип өстәде.
«Бүген республика, шәһәр, «Рубин» һәм футбол сөючеләр өчен истәлекле көн. Без 50-70нче елларда «Рубин» футбол клубының атаклы тренеры Николай Иванович Сентябрев исемендәге ябык футбол манежын ачабыз. Николай Осянин, Ильяс Галимов, Виктор Колотов кебек футбол осталары нәкъ менә ул эшләгән чорда тәрбияләнгән. Рөстәм Нургалиевич, беренче чиратта, сезгә Татарстанда физкультура һәм спортны, аерым алганда, футболны үстерүгә игътибар күрсәткәнегез, бу проектны хуплаганыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әлеге объектны төзүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Сезнең ярдәм белән меңләгән малай һәм кыз ел дәвамында футбол белән шөгыльләнә алачак», - диде «Рубин» футбол клубы президенты.
Искәртеп үтәбез, Футбол үзәге «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы буенча төзелгән. Объект Копылов, ТЭЦ һәм Дементьев урамнары чатында урнашкан. Узган елның сентябрендә эшләрнең гомуми бәясе 3 миллиард 562,9 миллион сум күләмендә дип бәяләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз