news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Росздравнадзор башлыгы Алла Самойлова белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Росздравнадзор башлыгы Алла Самойлова белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росздравнадзор) башлыгы Алла Самойлова белән очрашты. Ул Казанга «НОВАМЕД – медицина эшләнмәләре әйләнеше-2026» VI бөтенроссия форумында катнашу өчен килде.

ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узган. Яклар халыкны ташламалы дарулар белән тәэмин итү өлкәсендәге уртак эш, шулай ук «Озын һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектларын тормышка ашыру турында сөйләшкән.

Элегрәк «Татар-информ» Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «НОВАМЕД-2026» форумы ачылуы турында хәбәр иткән иде. Чара беренче тапкыр Татарстан башкаласында үткәрелә. Форум программасы медицина җайланмалары әйләнеше өлкәсендәге дәүләт сәясәтенең барлык актуаль мәсьәләләрен үз эченә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot