news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» форумында Росздравнадзор башлыгы белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Алла Самойлова һәм «РОСТКИ» форумында «Россия-Кытай: сәламәтлек саклау өчен технологияләр» фәнни – эшлекле симпозиумында катнашучылар белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алынган мәгълүматларга караганда, кунаклар форумны оештыруны, бигрәк тә сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышланган эшлекле программаны югары бәяләделәр.

Быел форум кысаларында медицина өлкәсендә Кытай партнерлары белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелде. Беренче мәртәбә «Россия-Кытай: сәламәтлек саклау өчен технологияләр» фәнни – эшлекле симпозиумы оештырылды, ул хакимият органнары, медицина җәмәгатьчелеге, фән һәм бизнес вәкилләрен берләштерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot