Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов РОСТКИ-2025 форумында Russia China Expo күргәзмәсен карады
Бүген «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы кырларында Russia China Expo күргәзмәсе ачылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай делегациясе белән бергә әлеге күргәзмәне карарга килде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.
«Форумның мөһим өлеше - сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләргә багышланган күргәзмә. Катнашучыларны шулай ук бай мәдәни программа көтә», – дип билгеләп үтте Миңнеханов форум ачылышында.
Быел экспозиция Казан Экспо күргәзмә комплексының тулы бер павильонын биләп тора. Биредә инновацияләр традицион кыйммәтләр белән янәшә тәкъдим ителгән.
Әйтик, керү урынында урнашкан стендта тиз арада тәрҗемә итәргә сәләтле күзлек-тәрҗемәчене, шулай ук Россия операцион системасындагы ноутбуклар һәм телефоннарны күрсәттеләр. Ә янәшәдә борынгы татар стилендәге чәй табыны өчен мәйданчык урын алган.
Видео: © Александр Хевронин, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз