news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Рөстәм Сүлтиевны «Дуслык» ордены белән бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов Рөстәм Сүлтиевны «Дуслык» ордены белән бүләкләде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиевка «Дуслык» орденын тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә сезонны тарихи казаныш белән тәмамлаган «Стрела – Ак Барс» регби клубы уенчылары белән очрашу кысаларында узды. Команда Россия регби тарихында беренче тапкыр «Алтын требл»га иреште – Чемпионат, Кубок һәм Суперкубок отты.

Рөстәм Сүлтиев клубның күптәнге иганәчесе һәм актив җанатары булып тора, даими рәвештә матчларда катнаша һәм командага һәрьяклап ярдәм күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot