Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россиянең Мисырдагы яңа илчесе Артур Люкманов белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Мисыр Гарәп Республикасындагы яңа Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, Россиянең Каһирәдәге Гарәп Дәүләтләре Лигасы каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Артур Люкманов белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта төбәк җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Артур Люкмановны Россиянең Мисырдагы яңа илчесе һәм Россиянең Каһирәдәге Гарәп Дәүләтләре Лигасы каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләү турындагы указларга элегрәк РФ Президенты Владимир Путин кул куйган иде.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
2023 елдан башлап, Люкманов Россия Тышкы эшләр министрлыгының Халыкара мәгълүмати куркынычсызлык департаменты җитәкчесе, шулай ук мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча Президентның махсус вәкиле вазифаларын башкарды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз