Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россияне дөньядан читләштерергә тырышу юкка булуын әйтте
Быел XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумына 100дән артык илдән вәкилләр килүе Россияне дөньядан читләштерү омтылышлары барып чыкмавы турында сөйли.
Бу хакта Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Б.Рәмиев исемендәге IT паркта узган утырышта сөйләде.
«Бу - Россияне изоляцияләү омтылышлары юкка булуын һәм аның цивилизациядә роле һәм суверенитетын раслый торган күрсәткеч. Катлаулы шартларда илебез күпкырлы дөнья корылышында үз юлын алып баруны дәвам итә, ул күпкырлылык дәүләтләрнең суверен тигезлеге, социаль, икътисади, сәяси үсеш юлларын мөстәкыйль рәвештә сайлау хокукларына хөрмәт белән карау, мәдәниятләр күртөрлелеге, рухи-әхлакый төшенчәләргә таяну кебек төп принципларга нигезләнгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул төркем утырышы бу кыйммәтләрне ныгытуга өлеш кертәчәгенә ышанычын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз