news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россиядә җитештерелгән халык кәсебе күргәзмәсе белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Россиядә җитештерелгән халык кәсебе күргәзмәсе белән танышты
Фото: © "Татар-информ", Зилә Мөбәракшина

Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган күргәзмә-ярминкәсе белән танышты. Алга таба Татарстан Рәисе Бөтендөнья татар конгрессының XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнаша.

Җыенның төп бурычлары: татар авылларының актуаль проблемаларын һәм үсеш перспективаларын ачыклау, эшмәкәрләр, фермерлар һәм хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыру, уңышлы тәҗрибә белән уртаклашу һәм авыл эшмәкәрлегенә ярдәм итүнең иң яхшы тәҗрибәләрен күрсәтү.

Бүгенге көндә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кече бизнес һәм фермер хуҗалыклары позицияләрен ныгытуга, авыл территорияләрен тотрыклы үстерүгә һәм милли традицияләрне саклап калуга өлеш кертүче уңышлы проектларның берсе булып булып тора, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

26-28 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 48 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыелды.

Өч көнлек программада дискуссия мәйданчыкларында эшләү, Татарстан Рәисе катнашында пленар утырыш, Татарстанның Апас һәм Тәтеш районнарына сәфәр һәм мәдәни программа әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100