news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумын ачты

Казанда XVIII Россия венчур форумын ачу тантанасы узды. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында ачылган чараның төп темасы - «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр киңлеге». Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

«Республикабызда әлеге форумны үткәрүдәге күпьеллык традиция – Татарстан һәм барлык илкүләм инновацион система субъектлары көчләренең берләшүенә дәлил», - дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумны ачу тантанасында.

Ул билгеләп үткәнчә, быел чарада 4 меңнән артык кеше катнаша, эшлекле программада 200дән артык спикер, инвестиция фондларының 100гә якын вәкиле, шулай ук 50дән артык стартап-проект җәлеп ителгән.

«Форум Россия венчур индустриясенең иң танылган дискуссия мәйданчыкларының берсе булуын тагын бер тапкыр раслады», - дип искәртте Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, бу күбесенчә эчтәлек һәм оештыру ягыннан кайбер яңалыклар кертү – киңәйтелгән ике көнлек программа һәм технологик эшкуарлык роленә аерым акцент ясау - нәтиҗәсендә мөмкин булган.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәйданчык эшенең төп максаты – чит ил финанс ресурслары чыганакларыннан бәйсез булган өлгергән венчур базарын формалаштыру.

Шул ук вакытта, Россия венчур тармагының фәнни тикшеренүләргә ярдәм күрсәтүне тәэмин итүе, ил икътисадында технологияләрне киң куллану һәм саклауда булышуы мөһим.

«Безнең алда торган бурыч - Россия венчур индустриясе бүгенге көндә барган зур үзгәрешләр һәм ачылган мөмкинлекләрдән ни рәвешле файдалана ала дигән сорауга җавап табу. Форумның алдынгы тәҗрибә белән алмашу өчен уңайлы платформа булачагына ышанам. Барыгызда да нәтиҗәле эш, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим», - дип сүзен төгәлләде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100